Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар "Ел җитәкчесе - 2015" конкурсы лауреатлары булды

Казанда 2015 ел йомгаклары буенча иң яхшы җитәкчеләрне хөрмәтләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мондый чара инде 15нче тапкыр уздырыла. Быел бәйге комиссиясе каравына 1 меңнән артык гариза тәкъдим ителде. Әмма бары тик 26 кеше генә бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә ТР Президенты пресс-хезмәте. Конкурс лауреатларына бүләк тапшырып, Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанда инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү буенча яңа якын килүләр актив эшләнүе турында басым ясап әйтте. Ләкин, шуңа да карамастан, республика предприятиеләре төп база булып кала бирә. "Бу залда безнең производстволар җитәкчеләре җыелды. Мин сезгә уртак эшебез өчен рәхмәт белдерергә һәм алдагы елның да уңышлы булуын телим. Бер-беребезгә таянып, бергә эшләргә язсын,- дип белдерде ул. - Мин моннан да начаррак заманнар бар иде дип уйлыйм. Ләкин без җиңеп чыктык, аякта нык тора алдык. Шундый ук ныклык бүген дә булырга тиеш".

Конкурс комиссиясе карары нигезендә түбәндәге алабугалылар «Ел җитәкчесе - 2015» бәйгесе лауреатлары булды:
• «Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә итүе өчен» номинациясендә «Нократ таңнары агрофирмасы» ҖЧҖ директоры Сергей Полынкин;

• «Яңа производство тудыруга» методика кертүе өчен" номинациясендә - «ИНТЕРСКОЛ-Алабуга» АҖ генераль директоры Евгений Федулов.

Бәйге йомгаклары буенча истәлек китабы нәшер ителәчәк. Ул республика һәм муниципаль органнарга, Милли китапханәгә җибәреләчәк, шулай ук конкурс лауреатларына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев