Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар игътибарына: җинаятьче хатынны эзлиләр!

Узган елның нояберендә бер алабугалы банк картасы салынган акча янчыгын югалта. Бәхетсезлеккә, картаның пин-коды язылган кәгазь дә шунда була.

Ориентировкада күрсәтелгән хатын, янчыкны таба һәм картадагы акчаны үзләштерә. Акчаны ул картадан ике тапкыр ала: берсендә - сбербанк филиалы банкоматында, икенчесендә шәһәр супермаркетларының берсендә.

Нәтиҗәдә, банк картасын югалткан ир-атка 10390 сум күләмендә матди зыян китерелгән.

Хатын 30-45 яшьтә, уртача буйлы, коңгырт күзле, чәчләре коңгырт-кара. Өстенә ачык сары төстә озын болонь куртка кигән, аягында кара төстәге аяк киеме.

Фотодагы кешене танысагыз, бу турыда эчке эшләр бүлегенә 02 яки 8(85557)7-84-02, 8(85557)7-83-55, 8(85557)7-83-03 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев