Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар сайлау алдында: соцпакетмы, акчамы?

Ташламалардан файдаланучы алабугалыларның 64 проценты соцпакет урынына акча сайлады.

Федераль ташламалардан файдаланучы 42 алабугалы социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын кабат яңартуга гариза язарга карар кылды. Соцпакетка хокукы булган мондый льготалылар шәһәрдә һәм районда барысы - 6,6 мең кешедән артык. Аларның 64 проценты (4 мең кешедән күбрәк) акчалата ярдәм алуны өстенрәк күрә. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә ул бер айга - 716 сум.
Федераль ташламалардан файдаланучыларның уйларга вакыты бик аз калып бара: нибары 4 атна. 1 октябрьгә кадәр алар соцпакетны ничек алачакларын - бушлай дару рәвешендәме әллә акчалатамы - ачыкларга тиеш һәм мондый сайлап алуга җирле медиклар бик җитди карауны үтенә..
«Практикадан бер очрак: - май аенда бер авыруга эндокринологик шештән операция ясалды, аны алга таба дәваларга берсенең бәясе 28 мең сум торган препарат кирәк булды, әмма ул дарулар җыелмасыннан баш тартучы авыру иде һәм шуңа күрә кирәкле препаратны түләүсез ала алмады. Кызганычка каршы, мондый очраклар хәтсез. Шунлыктан, социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасыннан баш тартканчы, һәр авыруга үзен дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәк",- ди шәһәр шифаханәсенең табиб- эндокринологы Нәзимә Сәмигуллина.
Шунысын да өстик, әгәр федераль льготалы кеше үз карарын социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы файдасына үзгәртә калса, ул чакта аңа 1 октябрьгә кадәр пенсия фонды идарәсенә килергә һәм киләсе елга кадәр социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын кабат яңарту турында гариза язарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев