Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар ВИЧка бушлай тикшеренә ала

20 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр шәһәр һәм районда Европа ВИЧка тикшерү атналыгы уза.

Бүгенге көндә Европада ВИЧ диагнозы белән яшәүчеләрнең һәр өченчесе диярлек үзенең ВИЧ-статусын белми. Ә бу ВИЧ-инфекцияләрне дәвалау һәм кисәтү эшендә җитди кыенлыклар китереп чыгара.

Акцияне оештыручылар фикеренчә, ВИЧ-инфекция, гепатитка тикшеренү мөмкинлеге белән һәркем файдаланырга тиеш. Кампаниянең ахыргы нәтиҗәсе - медицина хезмәткәрләре ярдәмендә тикшерүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү. Моннан тыш, тикшеренүне Алабуга үзәк район хастаханәсенең тире-венерология бүлегендә аноним рәвештә үтәргә була.

Белешмә өчен телефон: 7-15-53, 7-13-87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев