Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны "Сәнгать төне"нә чакыралар

Алабугада беренче мәртәбә "Сәнгать төне" ("Ночь исскуств") проекты үткәрелә. Бу уникаль проект Россиякүләм акция кысаларында Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге тарафыннан оештырылды.

3 ноябрь көнне 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр алабугалыларны һәм шәһәребез кунакларын музей-ядкәрлекнең күргәзмәләр залында зур программа көтә.

"Тропикларның тере күбәләкләре" күргәзмәсендә төрле төрдәге күбәләкләрне күрергә, аларның матурлыгына һәм нәфислегенә сокланырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә күрергә мөмкин булган күбәләкләрне фотога төшерергә дә ярый.

Елена Русинованың "Мавыгулар дөньясы. Үзеңне табу" дип аталган шәхси күргәзмәсе дә сәнгать яратучыларны битараф калдырмас. Тәкъдим ителгән картиналар матур, аларда рәссамның күңел җылысы, рухи тирәнлеге сизелеп тора.

"Сәнгать төне" турында истәлек калдырырга теләүчеләр өчен киез белән эшләргә өйрәтүче мастер-класс оештырыла. Моннан тыш, романтик музыка яратучылар "Музыкаль кунакханә"дә романслар тыңлый алачак.

Шул ук көнне шәһәр тарихы музее һәм "Трактир" музей-театры да 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр кунакларны кабул итәргә әзер. Монда үләннәрдән пешерелгән чәй һәм коймаклар белән сыйланырга мөмкин булачак.

Белешмә өчен

Телефоннар: 7-89-37, 7-87-77.

Адрес: Казан урамы, 24-26

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев