Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларның ТКХ өчен бурычлары 142 миллион сумнан артып китте

Әҗәтләрнең тулаем суммасының 32 процентын (ягъни 45,1 млн сум) "Җылылык" хезмәте алып тора. Аннан соң: торак хезмәтләре, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация, капремонт һәм пени.

Шәһәр җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча март аенда ТКХ өчен бурычларны кайтарту хезмәте булдырылган иде. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә әҗәте булган 8720 кешенең милкенә арест салынган; 784 алабугалыга автотранспортка карата теркәү гамәлләрен башкаруга 11,5 миллион сум күләмендә чикләү билгеләнгән; 1006 кешегә күчемсез милекне теркәүгә 16,7 миллион сум күләмендә обременение салынган. Атна саен үткәрелә торган "Юл приставы" рейдлары вакытында70,8 мең сум бурычы булган алабугалыларның өч машинасына арест салынган, хәзерге вакытта бурычлар түләнгән. Судка 14 миллион сумлык 272 иск гаризасы җибәрелгән, 6,2 миллион сумы түләтелгән. Йорт эчендәге электр челтәрләрен өзгәннән соң, 5,3 миллион сум әҗәт кире кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев