Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар легаль булмаган хәмер белән сәүдә итү фактлары турында «Халык контроле» нә хәбәр итә ала

Мәгълүмат расланган очракта, гражданнар 1000 сумнан 3000 сумга кадәр матди түләү алырга хокуклы.

Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклауда ярдәм иткән гражданнарга матди түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибе эшләнде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының «Халык контроле» бүлегендә урнаштырылган мөрәҗәгатьтә хәбәр ителгән мәгълүмат расланган очракта, гражданнар 1000 сумнан 3000 сумга кадәр матди түләүгә алырга хокуклы.

«Гражданлык үзаңын күрсәтегез һәм алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше фактлары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталындагы «Халык контроле» бүлегендә хәбәр итә аласыз, яисә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына 8(8552) 71-43-03 номеры буенча шалтырата аласыз. Сезнең бер генә мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калмаячак һәм тикшереләчәк», — дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев