Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Май чабу бәйрәмендә күңел ачты

Алабугада яшәүчеләр кышны озату өчен Ленин мәйданына җыелды.

Шәһәр һәм район халкы рәхәтләнеп күңел ачты: биеде, җырлады, беленнәр белән сыйланды, төрле уеннарда катнашты. Кайда карасаң да бәйрәм рухы гөрләде.
Шәһәр халкын бәйрәм белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады.


— Бу бәйрәмгә килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Ул да, Сабантуй кебек үк, бик ерак гасырлардан килә торган үзенчәлекле тарихка бай. Мондый форматта Май чабу бәйрәмен мин әле бер тапкыр да билгеләп үтмәгән идем. Кышны инде озатырга вакыт, чөнки язны барысы да түземсезлек белән көтә, — диде ул.
«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе дә читтә калмады һәм шәһәр халкын белен һәм кайнар чәй белән сыйлады. Ярты сәгать эчендә якынча 200 белен таратылды. Шулай ук биредә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына икенче яртыеллыкка язылырга мөмкин иде. 


Традиция буенча, халык күңел ачулары вакытында ел саен үткәрелә торган «Масленичная барышня» муниципаль конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Быел иң яхшысы булып Танайка урта мәктәбе танылды. Мактау пьедесталын аның белән бергә Алабуга балалар йорты һәм 28нче санлы балалар бакчасы бүлеште.


Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру бәйрәмнең тәмамлану мизгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев