Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар шәһәрнең кайсы территориясен төзекләндерүне үзләре хәл итә

Тавыш бирүдә 15 февральгә кадәр катнашырга мөмкин.

Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында шәһәребезнең нинди территориясе катнашачагын алабугалылар үзләре сайлый ала.
Тавыш бирү Алабуга муниципаль районының рәсми сайтында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бара. Сораштыруда Шишкин буалары, Чулман елгасы яр буе, Габдулла Тукай исемендәге сквер, Бакый Урманче урамы, Георгий паркы (Мәрҗани урамындагы сквер белән берлектә).
Тавыш бирүдә 15 февральгә кадәр катнашырга мөмкин. Сайланган территория өчен архитекторлар проект булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстаннан 16 проектның 11е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде, һәм быел ук әлеге киңлекләр төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев