Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар татар телендә язылган элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала

Җиңүче дип хаталар турында иң күп хәбәр җибәрүче билгеләнәчәк.

Алабугалылар татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмати табличкаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына кушыла ала. 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кеше катнаша алачак. 
Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясе бар. Хаталары булган элмә тактаны тулаем фотога төшереп шул бүлектә җибәрергә була. 
Җитешсезлекләр мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә яки торак йортларның аншлагларында исәпкә алынырга мөмкин.
Җиңүче дип хаталар турында иң күп хәбәр җибәрүче билгеләнәчәк. Оештыручылар 10 җиңүчене ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев