Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың "1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге"ндә җирле шагыйрә белән очрашу

"1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге"ндә җирле шагыйрә — Тәслимә Кәримова белән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Бүгенге көндә телебезне, милләтебезне саклап калу — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. 2021нче елның Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә юкка түгелдер. Бу уңайдан республикабызда, районыбызда бик күп чаралар үткәрелә. Чираттагы күңелле очрашу Алабуга шәһәренең "1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге«ндә оештырылды. Гимназиябез укытучылары һәм укучылары җирле шагыйрә — Тәслимә Кәримова белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. «Чәчәкләр cере» дип исемләнгән бу очрашу һәркемнең күңеленә матурлык, җылылык өстәде.
Тәслимә апа Кәримова — табигатькә гашыйк җан. Үзенең гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган көчле биолог, һәр чәчәкнең, һәр үләннең исемен, аларның холкын, файдасын белә һәм шуларны үзенең иҗаты аша укучыларга җиткерә. Кичә барышында аның төрле темаларга багышланган шигырьләре укылды, балалар тарафыннан сәхнәләштерелде. Шагыйрә белән аралашу, кызыксындырган сорауларга җавап табу аның тормыш юлы, иҗаты турында тагын да күбрәк белергә ярдәм итте. Ә инде шагыйрәнең үзе укыган шигырьләре бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде.
Гомумән, мондый чаралар безгә күренекле шәхесләребезне танып белергә, иҗатлары белән якыннан танышырга һәм алар белән горурланырга ярдәм итә.
Миләүшә ШАКИРОВА, «1нче гимназия — Милли белем бирү үзәге» китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев