Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 316 уникаль предметлы күргәзмәсе Новокузнецк шәһәрендә ачыла

Күргәзмәләр сериясе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

 17 мартта Новокузнецк шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» проекты кысаларында күргәзмә ачыла.
Күргәзмәләр сериясе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. 

Экспозициядә 316 предмет тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы этнографик материалдан гыйбарәт. Алар арасында 118 кием-салым, көнкүреш әйберләре, савыт-саба, бизәнү әйберләре һ.б., 88 декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре, шулай ук музей-тыюлыкның халыкара этно-арт-проектларында катнашучыларның 110 сәнгать эше бар. 

Кунакларга Татарстан турында роликлар күрсәтәчәкләр, шулай ук аларны милли ризыклар белән сыйлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев