Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Covid-госпиталендә 21 кеше дәвалана

Апрель аенда районга коронавирустан яңа вакцина кайтырга тиеш. 

Алабугада пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 162 кеше авырган. Узган атнада яңа очраклар теркәлмәгән. Бу хакта Алабуга Роспотребнадзор җитәкчесе Роза Салихова сөйләде. Соңгы җиде көн эчендә 4 кеше чит илдән кайткан. Барлыгы пандемия чорында чит илләрдән Алабуга районына 150 кеше килгән. Алар барысы да күзәтү астында.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров хәбәр иткәнчә, бүген госпитальдә Татарстанның берничә районыннан 21 кеше дәвалана. Бөтен вакыт эчендә COVID-19га 12,5 меңнән артык проба алынган.

Бер атна эчендә табиблар тарафыннан 242 ОРЗ очрагы теркәлгән, аларның күбесе амбулаториядә дәвалана. Ковидлы пациентлар белән медицина хезмәткәрләре өзлексез эш алып бара. Чирне профилактикалау максаты белән прививкалар ясау кампаниясе үткәрелә. Якын арада апрель аенда коронавирустан яңа вакцина кайтырга тиеш. Көнгә 600 кеше прививка ясатыр дип планлаштырыла.

Җәмәгать урыннарында һәм халык күпләп җыела торган урыннарда битлек режимын бозучылар элеккечә кала.

Пандемия чорында 6377 битлек режимын бозу очрагы ачыкланган, шуларның 1528 очрагы бу елның башында теркәлгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында, кибетләрдә һәм транспортта битлек режимын сакларга киңәш итә.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүгә объектларны тикшерүне дәвам итәләр. 18 объект тикшерелде, шуларның 5се — азык-төлек, 4се — җәмәгать туклануы объекты, шулай ук транспорт, мәктәп һәм балалар бакчалары. Транспортта тәртип бозулар ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев