Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты

Финал 6-7 мартта Казанда узачак.

24-25 февральдә Боз сараенда 2007-2009 елларда туган кызлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 3 нче этабы узды. Ярышларда Казан, Алабуга, Актаныш һәм Азнакайдан 4 команда катнашты. Алабуганы тренер Куклин А. С. җитәкчелегендә «Волчицы» хоккей командасы тәкъдим итте.

24 февральдә Алабуганың «Волчицы» хоккей командасы Актанышның «Лачын» командасын 5:2 исәбе белән отты, шулай ук Азнакайның «Соколы» командасын 17:0 исәбе белән отты.

25 февральдә «Волчицы» командасы Казанның «Смена» командасын 9: 0 исәбе белән җиңде.

Алабуганың «Волчицы» командасы җиңүче булды һәм 6-7 мартта Казанда узачак хоккей буенча ТР Беренчелегенең финал этабына узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев