Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың тугыз территориаль иҗтимагый үзидарәсе грантка ия булды

«Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

Конкурс комиссиясе үзидарә органнарының 2019 һәм 2020 еллардагы эшләрен һәм казанышларын сигез критерий буенча бәяләде.

«2020 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы нәтиҗәләре буенча Алабуганың тугыз территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТИҮ) җиңүче һәм призер булды:

1 урын — 2нче санлы «Черемушки» ТИҮ, рәисе Перцева С.И. (грант суммасы 665 мең сум); 

2 урын — 14нче санлы «Кленовый» ТИҮ, рәисе Новикова Ф. З. (грант суммасы 500 мең сум); 

2 урын — 15нче санлы «Планета Добра» ТИҮ, рәисе Хөснуллина Т.С. (грант суммасы 500 мең руб.); 

3 урын — 10нчы санлы «Окружной квартал» ТИҮ, рәисе Калашникова Г.В. (грант суммасы 430 мең сум); 

3 урын — 13нче санлы «Возрождение» ТИҮ, рәисе Әхмәдуллина О.В. (грант суммасы 430 мең сум); 

4 урын — 11нче санлы «Млечный путь» ТИҮ , рәисе Галанина О.В. (грант суммасы 298 мең сум); 

4 урын — 4нче санлы ТИҮ, рәисе Ермакова О.С. (грант суммасы 298 мең сум); 

5 урын — 8нче санлы «Новый век» ТИҮ, рәисе Щербенева Н.С. (грант суммасы 160 мең сум). 

Авыл җирлекләре арасында:
4 урын — «Полянка» ТИҮ, Танайка авылы, рәисе Кельш Т.В (грант суммасы 298 мең сум). 

Нәтиҗәдә, Алабуга территориаль иҗтимагый үзидарәләре тарафыннан Алабуга муниципаль районына 3 579 000 сум акча җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев