Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың "Университет мәктәбе"ндә IT-класс ачылачак

Укучылардан гаризалар 1 апрельдә кабул ителә башлады.

Быел "Университет мәктәбе«ндә IT-класс ачу планлаштырыла. КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон ата-аналарга һәм 9нчы сыйныф укучыларына кабул итү һәм укыту турында сөйләде.

— Инде хәзер үк хезмәт базарында мәгълүматны анализлау, машина белән укыту һәм программалаштыру өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ зур, ул елдан ел арта. IT-белгеч булуның сәбәбе — ул хезмәт хакы. Без, балаларның киләчәге өчен җаваплылыкны аңлап, аларга югары технологияле, үзгәрүчән дөньяда тормышка әзерләнергә ярдәм итәргә кирәк дигән нәтиҗә килдек. КФУның Алабуга институты «Университет мәктәбе» базасында мәктәп укучылар өчен үзенчәлекле IT-сыйныф ачарга карар кылды, — диде ул.

Алабуга институты укытучылары белән берлектә IT-сыйныф программасын тормышка ашыруда Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар институты, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты, шулай ук IT-лицей кебек КФУның башка профильле бүлекчәләре дә җәлеп ителәчәк.

Елена Ефим кызы ассызыклаганча, бу сыйныфта укучыларга тырышып эшләргә туры киләчәк. Аларның һәрберсенә ноутбук биреләчәк, бу аларга укуда зур ярдәм булачак. Сүз уңаеннан, уку планы шул рәвешле эшләнәчәк, барлык өстәмә дәресләрне алар мәктәптә үк алачак. 

Өлкән сыйныф укучылары дәресләрдә заманча мәгълүмати технологияләр дөньясында ориентлашырга, аларны көндәлек, уку һәм һөнәри бурычларны хәл итү өчен кулланырга өйрәнәчәк, Python телендә программалаштыру күнекмәләрен үзләштерәчәк, IT-проектларда һәм ярышларда катнаша алачак.

Кабул итү кампаниясе берничә этапта узачак һәм беренчесе 1нче апрельдә башланачак. Катнашырга теләге булган һәркем институтның сайтында гариза, анкета тутыра, видеомөрәҗәгать яздырып, аларны электрон почталарына килгән адрес буенча юллый ала. Икенче этапта 10 майдан 20 майга кадәр алар әңгәмә үтә, шуннан соң июньнең беренче яртысында IT-лагерьдә катнаша алачаклар. Конкурс буенча сайлап алу июньнең икенче яртысында аттестатлар конкурсы белән тәмамланачак, монда инде комиссия баланың өлгерешен бәяләячәк.

— Сыйныфта 15-25 укучы укыячак. Моннан тыш, киләсе елда бу сыйныфка укучылар кабул итмәбез дип уйлыйбыз. Безнең өчен ике еллык укыту программасын сыйфатлы итеп эшләү бик мөһим, — дип сүзен йомгаклады Елена Мерзон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев