Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 32 нче балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнделәр

Бүген "Садко" балалар бакчасында "Әти-әни һәм мин - имин гаилә" бәйрәме үтте. Мәгълүмати-күңел ачу чарасын ЮХИДИнең пропаганда инспекторы һәм "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе"нең Алабуга филиалы тарафыннан оештырылды.

Юл йөрү кагыйдәләрен төрле уен формасында өйрәтүнең нәтиҗәсе зур, диләр оештыручылар. Балалар уен вакытында юл кагыйдәләрен тизрәк исләрендә калдыралар. Бүгенге көндә балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләр белән бергәләп өйрәнү өчен дә бар шартлар булдырылган. Бу юлы да "Садко"га йөрүче кызлар һәм малайлар төрле кызыклы табышмаклар чиште, юл кагыйдәләрен тәрбияче апалары белән тагын бер кат искә төшерде, киемдә яктылык кайтарткыч элементларның булуының ни өчен мөһим булуын белде.

Ахырдан балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев