Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 36 нчы балалар бакчасында регионара семинар-практикум үтте (фоторепортаж)

Семинар "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле яклап үстерү чарасы буларак театрлаштырылган эшчәнлек" темасына багышланды.

Семинарда Алабуга районы һәм Чаллы балалар бакчаларында эшләүче, педагог-психологлар, логопед һәм татар группалары тәрбиячеләре, музыкаль җитәкчеләр һәм өлкән тәрбиячеләр катнашты.

Регионара семинар кысаларында интерактив остаханәләр үткәрелде. Биредә балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре театраль атрибут, костюм һәм маскалар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарның практик өлешен тәрбиячеләр Надежда Кузнецова, Айгөл Трофимова, Вера Парамонова, Нурия Гущина, укытучы-логопед Рина Хасанова һәм педагог-психолог Анастасия Чувашова әзерләде.

Балалар бакчасына йөрүчеләр музыкаль җитәкче Римма Горностаева әзерләгән "Ру-ду-ду" исемле спектакль күрсәтте. Семинарның теоретик өлешендә педагоглар театрлаштырылган эшчәнлек өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарга килгән Чаллы кунаклары Анастасия Чувашова һәм Римма Горностаева эшенә югары бәя бирде.

"Чәчәкләр феериясе" исемле дефиле-шоу беркемне дә битараф калдырмагандыр, чөнки балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар кунакларга әти-әниләре тарафыннан әезрләнгән киемнәр күрсәтте. Ахырдан сабыйлар кунакларга баллы чәчәкләр бүләк итте.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев