Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 8 нче мәктәбендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия акциясе узды

Бу көнне тәм-томнарны сатудан 7000 сумнан артык акча җыелды.

Корбан бәйрәме - тынычлык һәм иминлек, мәрхәмәтлелек һәм олы җанлылык, милләт һәм гаилә традицияләренә тугрылык бәйрәме.15 октябрьдә Татарстанда һәм барлык мөселман илләрендә Корбан бәйрәме рәсми ял көне итеп билгеләп үтелде. Бу изге бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать хатында республика мәктәпләрендә Корбан бәйрәменә багышланган төрле рәсем һәм кул эшләре бәйгеләре игълан итүне, яхшы дип табылган эшләрдән күргәзмә һәм сату оештыруны, шул сатудан җыелган акчаларны ятим һәм инвалид балаларга ярдәм йөзеннән тапшыруны сораган иде.

Мондый фикер безгә бик ошады. Акция кысаларында Алабуганың 8 нче мәктәбендә татар халкының һәм башка халыкларның милли камыр ашлары күргәзмәсе оештырылды. Укытучылар һәм укучыларның әниләре тарафыннан әзерләнгән төрледән-төрле камыр ашлары күргәзмәсе искиткеч бай иде. Өстәлдә ниләр генә юк! Тәнәфес вакытында шул тәмле ашларны укучыларга сату башланды. Сатучылары кемнәр дисезме? Укучылар, татар теле укытучылары һәм милли эшләр буенча директор урынбасары Лилия Шакирова. Кайбер укучылар үз әниләреннән пешертеп алып килгән тәм-томнарны үзләре үк сатып алып ашады. Мәктәп ашханәсе пешекчеләре дә читтә калмады, шунда ук кайнар коймаклар әзерләп, чәй куеп, балаларны сыйлап торды. Һәр кешенең йөзе көләч, күңеле шат булды. Бу көнне тәм-томнарны сатудан 7000 сумнан артык акча җыелды. Җыелган барлык акчаларны мәктәптә укучы инвалид балаларга бүлеп бирергә, шулай итеп бу изге Корбан бәйрәме көннәрендә аларга шатлык мизгелләре бүләк итәргә булдык.

Күргәзмәне оештырган Лилия Шакировага, татар теле укытучыларына, әти-әниләргә һәм укучыларга зур рәхмәт! Мондый күмәк бәйрәмнәр балалар күңелендә кешеләргә карата хөрмәт һәм шәфкатьлелек хисләре уята дип уйлыйм. Бу изге бәйрәм һәммәбезгә корычтай нык сәламәтлек, шатлык, иминлек, татулык, күңел тынычлыгы алып килсен!

Надежда Мельникова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

8 нче мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев