Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 9 нчы мәктәбендә семинар үтте

Семинарда Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Чистайдан килгән 30 укытучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

4 декабрь көнне 9 нчы мәктәптә "Дәрестән тыш эшчәнлек: гамәлгә кертү тәҗрибәсе, проблемалар, перспективалар" дигән темага VI Региональ педагогик инновацияләр фестивале үтте.

Фестивальдә Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга институты һәм өстәмә белем бирү учреждениесе мөгаллимнәре, Алабуга шәһәр мәгариф идарәсе белгечләре, шәһәр һәм район мәктәпләренең директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, төрле фән укытучылары катнашты.

Теоретик өлештә фестивальдә катнашучыларны мәктәп директоры Валентина Скотарь сәламләде. Галина Соколова җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары чыгышы катнашучылар күңеленә хуш килде.

Заманча белем бирү стандартлары шартларында дәрестән тыш эшчәнлек үзенчәлекләре белән педагогика фәннәре кандидаты, доцент, педагогика кафедрасы җитәкчесе Владислав Виноградов таныштырды.

Килгән кунакларга "Көн саен мода үзгәрә..." күргәзмәсе, "Робототехника" тәгәрәгенең интерактив күргәзмәсе тәкъдим ителде, мәктәп музейларына экскурсияләр оештырылды.

Бу көнне Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Чистайдан килгән 30 укытучы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фестиваль ахырында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм кино елына багышланган "Кино сәнгатендә Бөек Ватан сугышы" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Гөлшат Мәхмүтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев