Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың баш табибы: “Настяның аягына ампутация ясалмаячак”

Бүген Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына эксклюзив интервью бирде.

Алабугада көчләнгән кызның сәламәтлегендә уңай якка үзгәреш күзәтелә, диде ул. Шулай да кызның хәле әлегә авыр кала.

"Настяның аяк-кулларына ампутация таләп ителми. Тикшерүләрдән күренгәнчә, сынган урыннар да юк. Безне аеруча борчуга салган гематоманың да булмавы ачыкланды", - дип хәбәр итте безгә Шәфкать Әхмәтҗанов.

Настяны кичә кич белән Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киттеләр. Алабуга хастаханәсендә үк инде кыз сорауларга җавап бирә башлаган иде. Казанда исә ул сөйләшә башлады. Алабуга табиблары башкала коллегалары белән даими элемтәдә тора.

Исегезгә төшерик, кичә якынча сәгать унбердә Пионер паркыннан ерак түгел урында 8 яшьлек кыз табыла. ТР Тикшерү комитеты кызның көчләнгән булуын раслады. Өч сәгатьтән артык карда яткан кызның аякларына ампутация янады. Әмма яшь организм инде тернәкләнүгә таба бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев