Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың политехник көллиятен тәмамлаучылар эшче профессияләр буенча Чемпионатта катнашырга тели

Атна шундый яңалык белән башланды: Татарстан Франция һәм Бельгиядән WorldSkills Competition үткәрү хокукын отты. Эшче һөнәрләр буенча Чемпионат 2019 елда Казанда үткәреләчәк.

Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә узган WorldSkills International генераль ассамблеясында халыкара жюри шундый карар кабул итте. Татарстаннан анда Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Чемпионатны үзләрендә үткәрү өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре көрәште, әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, һичшиксез, турыдан-туры икътисадның үсеше белән бәйле. Бу исә республика җитәкчелеге һәм аның лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган беренче чираттагы бурычларның берсе.

Татарстан җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары белән берлектә, эшче һөнәрләрне киң җәелдерү һәм үстерү белән кызыксына.

БылтырТатарстанда 5 ресурс үзәге барлыкка килде, быел тагын 5 үзәк ачылачак. Республикада барлыгы 25 заманча ресурс үзәге булачак. Көллиятләр һәм югары уку йортларының җирле товар җитештерүчеләр белән мөнәсәбәтләре хәзер бөтенләй башка.

Алабугада WorldSkills форумында катнашуга әзерлекне беренчеләрдән булып политехник көллият башлый, анда 5 сентябрьдә "Алабуга" икътисадый зонасы өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәгенең бер ел эшләвен билгеләп үтәчәкләр. Нәкъ бер ел элек район башлыгы Геннадий Емельянов Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов белән берлектә, алабугалылар өчен абруйлы һәм әһәмиятле һөнәрләр алуга мөмкинлек биреп, кызыл тасманы кискәннәр иде.

Политехник көллият составында ресурс үзәге булдыруның төп бурычы булып автомобиль төзелеше өлкәсен, нефть һәм газ химиясе комплексын Россия һәм халыкара стандарт таләпләренә җавап бирерлек эшче кадрлар белән тәэмин итү тора.

- Көллияттә укыту безнең шәһәр һәм районның сәнәгать предприятиеләре, махсус икътисадый зона резидентлары белән кадрлар әзерләү буенча килешүләр нигезендә алып барыла, - дип сөйли көллият директоры Светлана Соколова. - Эшче кадрларны һөнәри әзерләү программалары, заказ биргән предприятие өчен, һөнәри компетенцияләрнең формалашу дәрәҗәсенә корпоратив таләпләрне исәпкә алып эшләнә. Хәзерге вакытта хезмәттәшлек турында 20дән артык килешү төзелгән.

Район һәм "Алабуга" МИЗы предприятиеләре арасында үзара бәйләнешләрнең күпьеллык тәҗрибәсе, "Мәгариф" милли проектында бергәләп катнашу заман таләпләренә яраштырып, уку бүлмәләрен, остаханәләрне үзгәртеп корырга һәм яңартырга, лабораторияләрне җиһазларга мөмкинлек бирде.

Көллият студентлары "Соллерс" компаниясе, "АлАЗ", "Татэлектромонтаж", "Татнефть Алабуга Стекловолокно", "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" сәнәгать предприятиеләрендә, Алабуга муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе предприятиеләрендә тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә практика үтә. Бу яшьләргә чын җитештерү шартларына ияләнергә мөмкинлек бирә. Көллиятне урта һөнәри белемгә ия булып тәмамлагач, алар эш урынына килеп, актив эшли башлый һәм берникадәр вакыттан мастердан алып бригадирга кадәр вазифага ирешә.

Алабуга укучылары ни өчен политехник көллияттә укуны сайлый, бу турыда безгә көллиятнең беренче курс студенты Айрат Юлдашев сөйләде.

- Алабугада хезмәт базары икътисадчылар, юристлар, мөгаллимнәр, мәдәният хезмәткәрләре белән тулы, - дип саный Айрат. - Импорт алыштыру шартларында машина төзелеше кебек мөһим өлкә уңышлы үсәчәк. Бүген безнең илгә, республикабызга техник белгечләр таләп ителә. Заманча станокларда кем эшләр, кем аларны җитештерер? Шуңа күрә мин шушы юнәлешне сайладым. Шәһәрдән китмичә, белгечлек алырга мөмкинлек булуы бик әһәмиятле.

- Көллияттә ничек һәм нәрсәгә өйрәтәләр?

- Мин сайлаган белгечлек өлкәсе - машина ттөзелеше продукциясен җитештерү технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү. Булачак техниклар буларак, дәресләрдә һәм практика вакытында без машина детальләрен әзерләү технологиясен эшләү һәм куллануда, техник тикшерү үткәрүдә катнашабыз; бер яисә берничә һөнәр буенча эшләргә, шулай ук хезмәткәрләр вазифаларын башкарырга өйрәнәбез.

- Һөнәри осталык конкурсларына, эшче һөнәрләр Чемпионатына ничек әзерләнәсез?

- Әзерлек барышында җитештерүгә өйрәтүче осталар белән бергә студентлар көллият остаханәләрендә, шулай ук "АлАЗ"да һәм "Соллерс"та заманча җиһазларда эшләү күнекмәләрен чарлый. Белүемчә, көллият студентлары үз белгечлекләре буенча республика олимпиадаларында бер тапкыр гына җиңү яуламаган, алар WorldSkills юнәлешендә актив катнаша.

- Күрәм, син үз эшеңнең генә түгел, шәһәребезнең дә патриоты?

- Әйе, мин үз шәһәремдә яшәргә һәм эшләргә, киләчәгемә ышаныч тоеп, җәмгыятькә файда китерергә телим.

Наилә ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев