Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов полиция хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез - Россия полициясе көне белән иң эчкерсез котлауларны кабул итегез!

Законның сакланышы, куркынычсызлык һәм җәмәгать тәртибе, шәһәр урамнарында һәм авылларда тынычлык, алабугалыларның җинаятьчел кул сузулардан яклаучы барлыгына ышанычы күпчелек очракта сезнең хезмәтегездән тора. Кыен вакытта кешеләр нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә, һәм сез һәрчак, иң яхшы һөнәри һәм кешелек сыйфатларыгызны күрсәтеп, бурычыгызны үтәргә әзер.

Кешеләр иминлеген саклап, сез бәйрәмнәр һәм ялларсыз, еш кына сәламәтлегегез һәм тормышыгызны куркыныч астына куеп, хезмәтегезне башкарасыз.

Үз бурычыгызны намус белән үтәвегезне телим. Ныклы саулык, үзегезгә һәм үз эшегезгә ышаныч, бәхет, уңышлар һәм барлык игелекләр сезгә!

Геннадий ЕМЕЛЬЯНОВ,

Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев