Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Спас ярминкәсенә быел Кырым осталары да киләчәк

Спас ярминкәсендә катнашу өчен 525 оста гариза биргән инде.

Алабугага беренче тапкыр Кырым уңганнарын да чакырдылар. Музей-ядкарьлек хәбәр иткәнчә, Кырым осталары мөгездән үзенчәлекле эшләнмәләр һәм хатын-кыз бизәнү әйберләре алып киләчәк.

Быел Спас ярминкәсе1, 2, 3 августта узачак. Белоруссиядән авторлар сусаль алтын белән бизәлешле картиналары, Үзбәкстаннан җиденче буын тимерче-оста атаклы бохар пычаклары һәм башка эшләре белән килер дип көтелә. Оештыручылар әйтүенә караганда, быел ярминкә кунакларын күп яңалык көтә. Мәсәлән, беренче тапкыр яңарыш һәм рухи, тарихи кыйммәтләрне торгызу темасына багышланган "Изге Русь: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән күргәзмә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев