Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Антарктида-100" экспедициясендә катнашучыларга Корьән тапшырдылар

Экспедициядә катнашучылар арасында "Алабуга нуры" газетасы хәбәрчесе Фирдәвес Хуҗинның ике туган энесе дә бар.

Сәяхәтчеләр белән бергә Көньяк континентка Талмуд һәм Казан Изге Ана иконасы да китәчәк.
Казан Кремлендә, Ислам мәдәнияте музеенда "Антарктида-100" экспедициясендә катнашучыларга Коръән тапшырылды. Тантана алдыннан дога кылынды.

Антарктидада мөселманнарның изге китабы беренче тапкыр китереләчәк һәм азан яңгыраячак, бу, тантанада катнашучылар фикеренчә, бөтен мөселман дөньясы өчен истәлекле вакыйгага әйләнәчәк. "Бу Коръән экспедициядә катнашучыларның берсенә бирелә, ул аны Антарктидада укыячак. Мөхәммәд пәйгамбәр тәгълиматы буенча, юлчы, ата-ана һәм җәберләнгән кешеләрнең догасы кабул була, - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров. - Бу Коръән тапшырылгач, экспедициядә катнашучы Рөстәм Гыйльметдинов бөтен дөньяда тынычлык булуны сорап дога кылды һәм без аның догасы Ходай Тәгаләгә барып ирешер дип өметләнәбез".

"Коръәнне бастыру татарларның мөселманнар цивилизациясенә керткән иң зур өлеше булган. Шуңа да Антарктидага нәкъ менә Казаннан Коръән җибәрү аеруча әһәмиятле", - дип билгеләп үтте, үз чиратында, Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә экспедициядә катнашучы Рөстәм Гыйльметдинов сәйләгәнчә, Антарктидага барлыгы өч Коръән бара: аларның берсе «Беллинсгаузен» тикшеренү станциясендә кала, ә икесе Казанга әйләнеп кайта һәм Рус география җәмгыяте белән Ислам тарихы музеена тапшырылачак. Әйтергә кирәк, Коръәннән тыш, "Антарктида-100" экспедициясендә катнашучылар үзләре белән Казан Кремлендәге Благовещение чиркәвеннән Казан Изге Ана иконасын да ала. Шулай ук Антарктидага Талмуд та бара.

Искәртеп узабыз, "Антарктида-100" экспедициясе Көньяк континентка 27 ноябрьдә Казан Кремлендәге тантанадан соң юлга чыга. Проект "Казан Кремле" музей-тыюлыгына 20, Казан (Идел буе) федераль университетына 210, шулай ук Антарктиданы беренче ачучыларның берсе - Казан университеты ректоры Иван Симоновның тууына 200 ел тулуга багышлана. Тикшерү отряды экспедиция вакытында 100 метр тирәнлеккә төшәчәк. Бу - яңа дөнья рекорды булып тора. Экспедициядә катнашучыдар Казанга 25 декабрьдә әйләнеп кайтыр дип көтелә.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев