Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Армиядән качып йөрүчеләрне эшкә алмаячаклар

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы федераль закон үзгәрешләре гамәлгә керәчәк.

Яңа закон буенча, хәрби билетларда "Законлы сәбәпләре булмый торып чакырылу буенча хәрби хезмәт үтмәде" дигән графа барлыкка киләчәк. Ягъни, 27 яшькә кадәр хәрби хезмәттән качып йөргәннәрнең хәрби билетларына шундый тамга куячаклар. Беренче очракта, бу мәгълүмат эшкә урнашканда кыенлыклар барлыкка китерәчәк. Мәсәлән, мондый "качып йөрүчеләр" дәүләт хезмәтенә кабул ителми. Димәк төрле дәрәҗәдәге идарә хезмәтенә, шулай ук суд һәм эчке эшләр органнарына эшкә урнашу мөмкин булмаячак.

Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков сүзләренә караганда, бу чара хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне ачыкларга һәм Россия армиясендә хезмәт итүнең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев