Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Атна ахырында көндез 15градуска кадәр җылы көтелә

РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд ялларда һава шартларының нинди булачагын фаразлады.

«Хәзер бик кызык процесс бара ... Басым түбән, һава торышы күңелсез. Чәршәмбенең икенче яртысында яңгыр булы ихтимал. 8 апрель көнне исә Мәскәү циклон уртасында калачак. Болытлы булачак», — ди Роман Вильфанд Үзәк Россиядәге һава торышы хакында. 

Пәнҗешәмбе кояшлы һава көтми. Басым гадәттәгедән 15-20 мм га түбәнрәк булачак. Ә җомга көнне ул күтәрелә башлаячак һәм бу һава температурасында да чагылыш табачак.

«Шимбә көнне көндез 10-13, якшәмбе төнлә 0, көндез 15 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава 15 градуска кадәр җылына икән, яз җитте дияргә була», — дип фаразлый белгеч. 
Чыганак: shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев