Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыл мәктәпләре хәбәрләре

6 февральдә Иске Юраш авылы мәктәбе укучылары Казан югары уку йортлары галимнәре белән очрашты.

Галимнәр укучыларны башкаладагы уку йортлары, факультетлар белән таныштырды, аларга керү шартлары турында тәфсилләп сөйләде. Очрашудан укытучылар да, укучылар да бик канәгать калды.

Алабуга районы Морт мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илүзә Вәлиуллина татар теленнән республика олимпиадасында катнашып, мактаулы 2 нче урынны яулап кайтты. Укучылар һәм укытучылар коллективы Илүзәгә алга таба да уңышлар тели.

Шүрнәк мәктәбендә "Кошларга ярдәм ит!" акциясе дәвам итә.

Укучылар әти-әниләре белән ясаган җимлекләргә әледән-әле яңа ризык салып тора, аларны кардан чистарта. Моннан тыш башлангыч классларда патриотик тәрбиягә багышланган тәрбия сәгатьләре үтте. Дәрескә армиядә хезмәт иткән әтиләр чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев