Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Авылым мәчете” республикакүләм фотоконкурсы башлана

Әлеге конкурста Татарстанның барлык авыл мәчетләре катнаша ала. Фотолар ноябрь ахырына кадәр кабул ителә.

20 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр, Азнакай районы мөхтәсибәте сайты (aznislam.ru) "Авылым мәчете" дип аталган республикакүләм фотоконкурс уздыра. 15 декабрьгә кадәр исә aznislam.ru сайтына урнаштырылган фотоларга тавыш бирергә мөмкин булачак, 20 декабрьдә нәтиҗә ясала. Әлеге конкурста Татарстанның барлык авыл мәчетләре катнаша ала.

Бу бәйге инде беренче генә оештырылмый. 7 октябрьдә Азнакай мөхтәсибәте уздырган "Авылым мәчете" фотоконкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Жюри тарафыннан бертавыштан Кәкре Елга мәчете фотосурәте авторы Рамил Фәттахов җиңүче дип табылды. Интернет аша тавыш бирүдә беренче урында - Ришат Зәкиев (Күктәкә мәчете), икенче урында - Зөфәр Хәйбрахманов (Чалпы мәчете), өченче урында - Ранил Исламов (Татшуган мәчете).

Азнакай районы мөхтәсибәте башлангычында әлеге конкурс республика күләмендә үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

"Татар-информ" МА

"Рөстәм" мәчете, Морт авылы

"Рамазан" мәчете, Юраш авылы

"Әмир" мәчете, Илмәт авылы

"Ихлас" мәчете, Поспелово авылы

Дөм-Дөм авылы мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев