Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бакчачылык җәмгыятьләренә өстәмә автобус рейслары

1 июньнән «Ленин мәйданы - «Дружба» бакчачылык җәмгыяте - «Яз» бакчачылык җәмгыяте - "Нефтьче" бакчачылык җәмгыяте» исемле вакытлы (сезонлы) 12 нче автобус маршруты расписаниесенә үзгәрешләр кертелде.

Эш көннәрендә тагын бер рейс өстәлә: Ленин мәйданыннан автобус 19.00 сәгатьтә, ә "Нефтьче" бакчачылык җәмгыятеннән 19 сәгать 20 минутта китә.

Исегезгә төшерәбез: 1 майда бакча сезоны ачылу белән бәйле рәвештә бакчачылык җәмгыятьләренә өстәмә 12 нче маршрут автобусы йөри башлады. Әлеге рейс белән алабугалылар 1 октябрьгә кадәр йөри алачак. Маршрут буенча йөрү бәясе 10 сум. Бакчага бердәм социаль юл йөрү билеты буенча да барып җитеп булачак. 1 июньнән автобус эш, ял һәм бәйрәм көннәрендә 5 рейс ясаячак.

Эш көннәрендә автобус Ленин мәйданыннан 8.00, 12.00, 15.00, 17.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә китә.

"Нефтьче" бакчачылык җәмгыятеннән автобус 8.20, 12.20, 15.20, 17.20 һәм 19.20 сәгатьтә юлга кузгала.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә Ленин мәйданыннан автобус сәгать 7.00, 8.00, 12.00, 17.00 һәм 19.00дә китә.

"Нефтьче" бакчачылык җәмгыятеннән ул 7.20, 8.20, 12.20, 17.20 һәм 19.20 сәгатьләрдә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев