Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар өчен «СалаваТik» дигән өр-яңа YouTube проект барлыкка килде

Ул — кечкенә яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проект.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балалар өчен «СалаваТik» дип аталган проект башлый. Ул — кечкенә яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проект. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Без кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге заман балаларына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту — бу проектның төп максаты, — дип белдерде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. 
Әлеге проектның идея авторы — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, «СалаваТik» проекты өчен җырларны музыкант Руслан Әмиров әзерли. 2021 елга барлыгы 16 җыр яздыру планлаштырыла. 
«СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Аларның иң кечкенәсенә 6 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев