Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар психологы яшүсмерләрдәге депрессияне ничек белергә икәнлеге хакында сөйләде

Хәзерге вакытта психиатрлар яшүсмерләрдә депрессия халәте һәм яшерен депрессияләрнең гомуми үсешен билгеләп үтә.

Депрессия халәте һәркемдә күзәтелергә мөмкин, шуңа күрә ата-аналар алдындагы мөһим бурычларның берсе — баланың үз-үзен тотышындагы кечкенә генә үзгәрешкә дә игътибар итү, дип яза «Татар-инофрм».

Татарстанның ««Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Кызганыч ки, хәзер психологлар тулаем алганда депрессия халәтенең үсеш тенденциясе, шул исәптән яшүсмерләрдә яшерен депрессияләрнең артуы хакында сөйли. Безнең (ата-аналарның да, янәшәдәге өлкәннәрнең дә) бурыч — баладагы кечкенә генә үзгәрешләргә дә игътибар итү. Шат күңелле иде — кинәт үз эченә бикләнде. Яки моңарчы тыныч иде — хәзер кәефе күтәренке. Начар туклана, яки, киресенчә, бик күп ашый башлады», — дип искәртте белгеч.

Шулай да, психолог фикеренчә, ата-аналар үзләренә дә игътибар итәргә тиеш. Әгәр аларның халәте тотрыклы икән, балага ярдәм итү өчен ресурслары да шулкадәр күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев