Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Баш ветеринария идарәсе: Африка дуңгыз чумасы белән хәлгә җитди карау кирәк

2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Баграж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә Африка дуңгыз чумасы ачыкланган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Африка дуңгыз чумасы белән вазгыятькә җитди карарга өнди. Бу хакта ведомствоның матбугат үзәгендә хәбәр ителә.

2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Баграж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. 2020 елның 25 декабрендә диагноз расланган.

2020 елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланган булган.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе халыктан, моны аңлап, җитди карауларын сорый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, чума чыганакларын бетерү өчен, беренче чыганак зонасында дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясе хуҗаларыннан аерып алына һәм юк ителә. Әлеге чаралар инфекциянең алга таба таралуын булдырмау максатыннан үткәрелә.

Хайваннарны хуҗалыктан алу, аларның тере үлчәменнән һәм продукция авырлыгыннан чыгып, алынган вакыттагы базар бәясеннән компенсацияләнәчәк.

Баш ветеринария идарәсе дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать әзерләгән. Предприятиенең ябык эш режимында эшләве, дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләве, автотранспортны тулысынча дезинфекцияләүне тәэмин итү, дезинфекция чаралары запасын булдыру сорала.

Ел башыннан Россия Федерациясендә 265 инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән йорт дуңгызлары арасында — 159, кыргый кабаннар арасында — 106.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев