Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәббаров: Татарстанда карабодай ярмасы яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш

Татарстанда 10 ай эчендә 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән.

Татарстанда карабодай ярмасы яңа уңышка кадәр җитәргә тиеш. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Җәббаров сүзләренчә, карабодай белән тәэмин итүдә кыенлыклар юк. Быел Татарстанда 10 ай эчендә 5,7 мең тонна ярма җитештерелгән. Безнең республикада карабодай җитештерү белән ике эре предприятие шөгыльләнә. Мисалга, Бөгелмә комбинаты тәүлегенә 60 тонна, ә «Хузангаевское» җәмгыяте тәүлегенә 1,5 тонна ярма җитештерә. 

2020 елда Россиядә карабодай уңышы 13,6 процентка арткан һәм 893 мең тонна булган. Бу — карабодай ярмасына бәяләрне тигезләргә ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев