Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер тәүлек эчендә мошенниклар өч алабугалыны алдаган

Зыянның гомуми суммасы 200 мең сумнан артык.

Бер тәүлек эчендә мошенниклар өч алабугалыны алдаган. Зыянның гомуми суммасы 200 мең сумнан артык. Ике факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе (мошенниклык) буенча, өченче очрак буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе (урлау) буенча җинаять эше кузгатылган.

Ике очракта мошенниклар гадәти схема буенча эш иткән. Аферистлар зыян күрүчеләргә шалтырата һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Соңыннан гражданинның картасыннан, имеш, законсыз рәвештә акча алырга җыенуларын хәбәр итә һәм банк карталары реквизитларын әйтүне сорый. Шул ук вакытта зыян күрүчеләрдә шик тумасын өчен аларга исем-отчество белән мөрәҗәгать итә. 

Ялган банкирларга ышанып, зыян күрүчеләр аларның бөтен күрсәтмәләрен үти. Шулай, 68 яшьлек ханым җинаятьчеләргә карта реквизитларын гына түгел, телефонга кергән смс-кодларны да күрсәткән, шуның нәтиҗәсендә аңа 12 мең сумлык зыян килгән. Икенче очракта 34 яшьлек алабугалы аферистлар тарафыннан күрсәтелгән счетка бар булган акчасын күчерә. Зыян суммасы 200 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Мошенникларның тагын бер корбаны — 17 яшьлек студент, ул бушлай игъланнар сайтында уен приставкасын сатып алырга булган. Егет товарны өйгә китереп бирү хезмәте ярдәмендә сатып алырга була. Сатучы җибәргән сылтама буенча кереп, егет үз картасының барлык реквизитларын кертә. Шуннан соң аның картасыннан акча күчерелә, әмма вәгъдә ителгән товарны ул әлегә кадәр алмаган. Нәтиҗәдә егеткә 30 мең сумнан артык зыян салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев