Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Беренче теплоходлар Алабугага 12 майда киләчәк

Елга туризмы сезоны Алабугада 12 майдан ачылып китә. Бу көнне шәһәр өч круиз теплоходы кабул итәчәк.

Алар пляж янындагы традицион урында урнашкан дебаркадерга килеп туктаячак. Әмма июнь аенда дебаркадерны иске пристань тирәсенә күчерү ниятләнә. Бу вакытка биредә яр буен ныгыту буенча эшләрне тәмамлау күздә тотыла, судно юлы фарватерын өстәмә тикшерү һәм тирәнлеген үлчәү эшләрен башкару да бетәр дип ниятләнә.

Былтыр Алабуга туристлар белән 130 теплоход кабул итте. Чулман елгасы буена урнашкан калабызга туристлар елга юлы белән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самарадан, Түбән Новгородтан, Пермьнән килә. Биредә, эчке туризмны үстерү белән, круиз теплоходлары саны артыр дип исәп тотыла.

Шуны да әйтеп үтик, Алабуга туристлар арасында торган саен популяррак була бара: соңгы 9 ел эчендә туристлар саны елына 83 мең кешедән 279 мең кешегә кадәр үсте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев