Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бергәләп бәйрәм иттек

4 ноябрьдә политехника колледжы укучылары өлкәннәр өчен концерт куйды.

Студентлар үз чыгышларында илебездә яшәүче халыкларның иҗатын мөмкин кадәр киңрәк яктыртырга омтылды. Барыннан да бигрәк, "Десант" дип аталган бию күңелләргә хуш килде. Анда халкыбызның батырлыгы, көче чагыла иде. Ачык төстәге төрледән-төрле костюмнар күзләрне иркәләде. Өлкәннәр студентлар чыгышыннан бик канәгать калды.

Бәйрәмнең икенче этабында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен шахмат-шашка турниры оештырылды. Өлкәннәр үзләренең шахмат-шашка уенына маһир булулары белән яшьләрне шаккатырды. Очрашу ахырында студентлар интернатта яшәүчеләргә үз куллары белән пешерелгән төрле тәм-томнар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250