Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә

Ул дөньяның күп кенә илләрендә бәйрәм ителә, бу көнне билгеләп үтү программасы һәркайда төрлечә.

Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада узган Бөтендөнья студентлар конгрессында Чехиянең патриот студентлары хөрмәтенә билгеләнгән.

1939 елның 28 октябрендә фашистлар тарафыннан басып алынган Чехословакиядә Прага студентлары һәм мөгаллимнәре, Чехословакия дәүләте барлыкка килү көнен (1918 елның 28 октябре) билгеләп үтү өчен, демонстрациягә чыга. Илбасарлар бүлекчәләре демонстрацияне куып тараткан вакытта медицина факультеты студенты Ян Оплетал атып үтерелә.

Ян Оплеталны күмү 1939 елның 15 ноябрендә янә каршылык акциясенә этәрә. Демонстрациядә катнашкан дистәләгән кеше кулга алына. 17 ноябрьдә гестапочылар һәм эсэсчылар иртүк студентлар тулай торакларын чолгап ала. 1,2 меңнән артык студент кулга алына һәм Заксенхаузендагы концлагерьга ябыла. Студентлар хәрәкәтенең 9 студент һәм активистын Праганың Рузина районында төрмәдә судсыз җәзалап үтерәләр. Гитлер әмере буенча, Чехиянең барлык югары уку йортлары сугыш тәмамланганчы ябыла.

Шушы вакыйгалар хөрмәтенә Бөтендөнья студентлар конгрессында Халыкара студентлар көне билгеләнә. Бүген ул дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә, гәрчә бәйрәм итү программасы аерыла, әмма ул студент яшьләрдә бик популяр.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев