Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар ярдәмендә 116 татарстанлы уттан исән калган

Татарстан Президенты инициативасы буенча янгын сигнализацияләрен сатып алуга 40 миллион сумнан артык акча бирелгән. 

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар ярдәмендә 116 татарстанлы уттан исән калган. Шуларның 49ы балалар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте. 

Җитәкче әйтүенчә, 2016 елдан бирле республикада мохтаҗ гаиләләр яшәүче йортларда 250 меңнән артык янгын сигнализациясе урнаштырылган. Татарстан Президенты инициативасы буенча аларны сатып алуга 40 миллион сумнан артык акча бирелгән. 

Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, озын ялларда янгыннар саны якынча 10-12 процентка арта. Янгын сүндерүчеләр 2021 елның 10 гыйнварына кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк. Ярамаган урында пиротехника шартлатучы шәхси затларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф та яный. Салют атарга куркынычсыз урыннарны җирле үзидарә органнары алдан билгеләп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев