Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бурычлы алабугалыларны тулай торакка күчерәчәкләр

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларын шушы ярты ел эчендә түләмәгән очракта, Алабугада яшәүче 14 гаилә быел кечерәк торакка күчерелергә мөмкин.

Кисәтү алган бу гаиләләрне тулай торакка күчерәчәкләр, дип сөйләде сишәмбе көнне шәһәр хакимиятендә үткән эшлекле киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш Департаменты директоры Василий Филиппов.

Әлеге гаиләләрнең әҗәте 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр. Бу исемлек бәлки зуррак та булган булыр иде, тик кечкенә балалары, инвалид балалар һәм пенсионерлар булган гаиләләрне коммуналчылар әлеге исемлеккә кертмәгән.

Бүгенге көндә алабугалыларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 118 миллион сум тәшкил итә. Шул ук вакытта шәһәр җылыту сезонына әзерләнә. Бүгенге көндә торак йортларның 66 процентында опрессовка үткәрелгән һәм әзерлек паспортлары алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев