Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көне

25 март көнне алабугалылар юристлар консультациясен бушлай ала алачак.

«Бердәм Россия» партиясе Алабуга җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы Бөтенроссия көне уздырыла. Халыкны кабул итү җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә («Иллюзион» к/т) 11.00дән 16.00 сәгатькә тикле булачак. Бу көнне менә кемнәр кабул итәчәк:
• 11.00дән 14.00 сәгатькә хәтле - Р.С.Салихов, ул - адвокат, Россия юристлар Ассоциациясе әгъзасы;
• 14.00тән 16.00 сәгатькә тикле - шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Белешмәләр өчен телефон: 3-48-10.

Шушы ук көнне гражданнар нотариат мәсьәләләре буенча да бушлай ярдәм ала алачак. Урыннарда гражданнарны кабул итүне 8.00дән 11.00 сәгатькә хәтле ТРның Алабуга нотариаль округы нотариуслары алып барачак:
• Нефтьчеләр пр., 23 адрес буенча - П.И.Кедров, аның тел.: 3-13-00;
• Нефтьчеләр пр., 29 адресы буенча - Р. Р.Минһаҗева, тел.: 3-89-85;
• Казан урамы, 5 адресы буенча - М.А.Нигамәдҗанова, тел.: 7-08-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев