Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел казанлылар күбрәк ясалма чыршыга өстенлек биргән

«ПромРейтинг» агентлыгы Россиянең эре шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында Яңа елны каршы алу белән бәйле сораштыру уздырган.

Сораштыруда катнашучыларның 69,9 проценты ясалма чыршы урнаштыра, ә узган ел казанлыларның 57,2 проценты ясалма чыршыга өстенлек биргән. Бу хакта «ПромРейтинг» агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.
Казанда быел казанлыларның нибары 5,8 проценты (2020 елда — 13,5) тере чыршы сайлаган.
Казанлыларның 87,7 проценты Яңа елны өйләрендә каршы ала (2020 елда — 86,1 процент), кафеда һәм ресторанда — 4,9 процент (2020 елда — 2,5 процент).
Белгечләр Яңа ел табынына 10 мең сумнан артык акча сарыф итәргә әзер россиялеләрнең саны артуын ачыклаган. Илдә, гомумән алганда, Яңа елны өйләрендә каршы алырга җыенучы шәһәрлеләр саны арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев