Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабуганың мәшгульлек үзәге 440 мәктәп укучысын эш белән тәэмин итәчәк

Укучылар шәһәр предприятиеләренә эшкә керә алачак. Вакытлыча эшкә 14 яшьтән 18 яшькәчә булган яшүсмерләр кабул ителә.

Алар белән тулы булмаган көнгә вакытлыча килешү төзелә һәм аның буенча хезмәт хакы билгеләнә. Мәшгульлек үзәге инспекторы Евгений Мохначев әйтүенчә, өстәмә рәвештә эшсезлек буенча минималь пособие күләмендә 850 сумлык матди ярдәм дә күрсәтелергә мөмкин. Хәзер каникул вакытында шәһәр предприятиеләрендә эшләргә теләк белдергән укучыларны барлыйлар. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Алабуга шәһәре, Зур Покров урамы, 33 нче йорт, 8 нче кабинет.

Телефон: 7-03-38.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев