Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Май чабу бәйрәме 13 мартка туры килә

Ел саен төрле көнгә туры килүче Май чабу бәйрәме быел 13 мартта булачак. Әлеге бәйрәм Бөек пост алдыннан яки Пасхага кадәр җиде атна кала бәйрәм ителә.

Май чабу бәйрәме атнасы 7 мартта башланып китәчәк. Бәйрәм атнасы өчәр-өчәр итеп җигелгән атларда кыңгырауларның күңелгә ятышлы чыңлавы һәм тәмле коймаклар, беленнәр белән хәтергә уелып калган.
Май чабу бәйрәменең һәр көненең үз исеме бар, ул атамалар бәйрәмнең бу көнендә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтеп торганнар.
• Дүшәмбе - бәйрәмне «каршы алу».
• Сишәмбе - «уен белән мавыгу». Бу көнне күңелле уеннар башланып киткән. Иртән иртүк кызлар һәм егетләр боз тавында шуганнар, белен ашаганнар. Егетләр - кәләш, ә кызлар кияү эзләгәннәр.
• Чәршәмбе - «тәмле тамак - сыйлану көне». Барлык сый нигъмәтләре арасында беренче урында беленнәр һәм коймаклар торган.
• Пәнҗешәмбе - «күңел ачу көне». Бу көнне, кояшка кышны куарга булышыр өчен, кешеләр, гадәттәгечә, "кояш буенча", ягъни авыл тирәле сәгать теле уңаеннан атларда йөрүне оештырганнар.
• Җомга көн - «хатынның әнисендә кич уздыру», бу халыкта кияүнең "әбигә коймак ашарга баруы" дип аталган.
• Шимбә - «ирнең кыз туганнарында кич утыру, бәйрәм итү». Бу көнне барлык туганнарга йөреп чыгалар һәм беленнәр белән сыйланалар.
• Якшәмбе көн - йомгаклау көне, «кичерү көне», нинди дә булса хәтер калдырган өчен туганнардан һәм якыннардан гафу итүне сорыйлар һәм шуннан соң, кагыйдә буларак, күңелле итеп җырлыйлар һәм бииләр, шулай итеп Масленицаны озаталар.
Бу бәйрәм туклануда нинди дә булса чикләүләрне таләп итми. Май чабу бәйрәмендә ризык итеп акмай да, балык та, сөт продуктлары да кулланырга мөмкин. Табигый, әлеге бәйрәмнең төп аш-суларыннан берсе - төрле-төрле вариантларда беленнәр, коймаклар. Бөтен Масленица атнасы буенча беленнәр пешерәләр, дусларны һәм туган-тумачаны белен авыз итәргә кунакка чакыралар.
2016 елда Россиядә бөек тыелып тору (пост) 14 мартта, Май чабу атнасы тәмамлану белән, дүшәмбе көнне башланып китә. Бөек постка кагылышлы бөтен чикләүләр дә төп максат - рухи һәм тән чистаруы белән бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев