Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәм көннәрендә Алабугада дүрт исерек йөртүче тоткарланган

Аларның берсе медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Бәйрәм көннәрендә Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш машина руле артына утырган дүрт йөртүче тоткарланган. Бу 1972, 1973, 1983 һәм 1989 елда туган кешеләр. Шуларның берсе медицина тикшерүе узудан баш тарткан. 

Россия көнен һәм Сабантуй бәйрәмен үткәрү вакытында исерек килеш машина йөртүне кисәтү буенча рейдлар үткәрелгән.ТР буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Насыров сүзләре буенча, 12-14 июль аралыгында Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш машина руле артына утырган 244 йөртүче ачыкланган. «Шуларның 15е әлеге хокук бозуда кабат тотылган. Гамәлдәге административ законнар нигезендә, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен 1,5-2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән. Ә исерек хәлдә кабат тотылган очракта, җинаять кодексы нигезендә, ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү каралган», — диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев