Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өченче чакырылыш Алабуга шәһәр Советының II сессиясе

Кичә шәһәр Советының әле генә сайланган депутатлары янә сессиягә җыелды. Өченче чакырылыш Алабуга шәһәр Советының икенче сессиясе даими депутатлар комиссиясе составын һәм рәисләрен раслауга багышланды.

Шуны да әйтик, депутатлар комиссиясе Совет утырышын алып баруга кагылышлы сорауларны алдан карау һәм әзерләү өчен Алабуга шәһәр Советы Регламентының 7нче маддәсе һәм Алабуга шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 34нче маддәсе нигезендә төзелә. Шәһәр Советында алар өчәү булачак:
1.Икътисадый үсеш, бюджет, салымнар, тариф сәясәте, эшмәкәрлекне, бюджетара һәм җир-милек мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча комиссия.

2. Муниципаль төзелеш, хокук тәртибе һәм законнар, шәһәрләр төзелеше, инфраструктура үсеше һәм ТКХны үзгәртеп яңадан төзү мәсьәләләре буенча комиссия.

3. Социаль үсеш мәсьәләләре буенча комиссия (аның карамагында - шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм туризм мәсьәләләре).

Комиссияләрнең беренче оештыру утырышларын уздыру һәм даими депутатлар комиссияләре әгъзаларының ачык тавыш бирүе нәтиҗәсендә:
• икътисадый үсеш, бюджет, салымнар, тариф сәясәте, эшмәкәрлекне, бюджетара һәм җир-милек мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе итеп 15нче санлы шәһәр сайлау округы депутаты Ривал Зарипов сайланды;

• муниципаль төзелеш, хокук тәртибе һәм законнар, шәһәрләр төзелеше, инфраструктура үсеше һәм ТКХны үзгәртеп яңадан төзү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе итеп 9нчы санлы шәһәр сайлау округы депутаты Ольга Михайлова сайланды;

• социаль үсеш мәсьәләләре буенча комиссия рәисе итеп 20нче санлы шәһәр сайлау округы депутаты Роза Салихова сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев