Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дөм-Дөм авылында – кабак бәйрәме

"Кабак бәйрәме" Республика көненә һәм клуб сезоны ачылу тантанасына багышланды.

Авылның мәдәният йортында үткән бәйрәмдә "Умырзая" татар фольклор ансамбле, Алсу Әбделминова һәм башка җырчылар башкаруында шаян җырлар тыңларга мөмкин иде. Иң матур рәсем, иң тәмле ризык, иң оста шигырь бәйгеләрендә катнашучылар бүләкләнде. Авылда иң зур кабак үстерүчене игълан итү - бәйрәмнең иң күңелле өлеше булгандыр, мөгаен. Моннан тыш, иң актив үзешчәннәргә грамоталар тапшырылды. Кайберәүләр бәйрәм концертында уеннар уйнап, биеп тә бүләкләр яулады. Кичә ахырында театр түгәрәгенә йөрүчеләр сәхнәләштергән "Кабак" күренеше күрсәтелде. Бәйрәм чәй мәҗлесе һәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев