Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дөм-Дөмдә отчет җыелшы үтте

Дөм-Дөм җирлеге башлыгы Рафаил Бәдретдинов узган елда башкарылган эшләргә отчет бирде, быелга планнар белән уртаклашты.

Алабугадан район авылларына автобус белән кайтуның ни нәрсә икәнен үзе шул автобусларда атна саен йөргән кеше генә беләдер. Автобуска эләксәң кайтасың инде, тик менә кышкы салкында, җәйге челләдә шул автобусны көтеп торыр урын юк. Дөм-Дөм авылында яшәүче 86 яшьлек Гөлбану әби менә шушы сорау белән район башлыгы урынбасарының шәхси кабул итүенә килде.

- Алабугага баргач, автобусны ике сәгатькә якын урамда көтеп торырга туры килде. Вокзал урнашкан АТП ишеге бикле, көн суык - аякларым катып бетте. Аптырагач, якындагы ГАИ бүлмәсенә кереп утырдым, рәхмәт төшкерләре, куып чыгармадылар. Автобус килгәнне көтеп утырырга җылы урын булсын иде, - дип үтенечен белдерде Гөлбану әби Низамова район җитәкчесе урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина янына кергәч.

Бүгенге көндә Алабугада автовокзал юк. Әле берникадәр вакыт элек авылга кайтучылар автобус килгәнне АТП эчендә көтеп утырса, хәзер исә анысы да еш кына бикле булып чыга. Зөлфия Сөнгатуллина да шәһәрдә вокзалның кирәклеге белән ризалашты.

- Алабугада зур, яңа һәм матур автовокзал бар, тик ул шәхси кулларда. Аны сатып алыр өчен республика казнасыннан акча бирелми. Вокзал хуҗасы белән сөйләшүләр алып барабыз. Безнең шартларга ризалашса, Алла теләсә, быел бәлки бу мәсьәлә хәл ителер, дип җавап бирде җитәкче.

Кабул итүдә шулай ук балалар өчен спорт мәйданычыгы төзү, "Яшь көч" агрофирмасының терлекчелек корылмаларына илтә торган юлны рәткә китерү, балалар бакчасын төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Мактанырлык эшләр бар

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинаның авыл халкын шәхси сораулар белән кабул итүе тәмамланганнан соң, җирлек башлыгы Рафаил Бәдретдинов узган ел эшчәнлегенең төп күрсәткечләре һәм 2016 елга бурычлар турында хисап тотты.

- Җирлек составына ике авыл керә: болар - Татар Дөм-Дөме һәм Айталан. Җирлекнең гомуми мәйданы - 3 361,5 гектар. Бу ел башында җирлектә 285 кеше исәпләнә, 97 йорт хуҗалыгы бар. Җирлектә хезмәткә сәләтле яшьтәге 151 кеше яши. Аларның 27се "Яшь көч" агрофирмасында хезмәт куя, 24е бюджет өлкәсендә, 76сы башка тармакта эшли, 84 пенсионер бар. Бөек Ватан сугышы ветераны - берәү, тыл хезмәтчәннәре - 9 кеше, - дип сөйләде Рафаил Бәдретдинов.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр - сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы. Мәктәп бинасы янында урнашкан хоккей кортында ел саен ярышлар уздырыла, узган елның февралендә биредә 5 район арасында хоккей ярышы узган.

Узган елда Дөм-Дөмдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, сугыш кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә мемориал комплекс төзелгән, Айталан авылында обелискка ремонт ясалган. Авыл халкыннан җыелган ирекле салым һәм җирле казнадан бирелгән акчалар хисабына янгын сүндерү машинасы кую урыны булдырылган, авыл буасына, клубка, полиция йортына документлар эшләнгән. Урамнарны яктырту буенча өлешчә ремонт үткәрелгән. Дөм-Дөм авылында 20 яктырткыч алмаштырылып, 5 яктырткыч төзәтелгән, Сәйдәш урамына 5 яңа яктырткыч куелган (Айталанда - 2), 240 метр озынлыкта чыбык сузылган һәм исәпләү приборы урнаштырылган.

Авыл җирлегендә юллар торышына игътибар зур. Шулай, узган елда биредә Мәктәп урамына 230 метр, Җәлил урамына өстәп 170 метр озынлыкта юл салынган. Моннан тыш, корыган агачларны кисү, мәктәпне койма белән уратып алу, Җиңү паркына агачлар утырту буенча да күп эш башкарылган.

Планнар

2016 елга планнарда - янгын сүндерү машинасы өчен ясалган урынны җылыту һәм су кертү, мемориаль комплекска койма кую һәм Җиңү Паркына утыргычлар, өстәлләр урнаштыру, Җәлил урамына 7 яңа яктырткыч урнаштыру, 500 метр озынлыгында үткәргеч сузу, Тукай урамында 500 метрлы юлны ипкә китерү, зиратта һәм авыл урамнарына корган агачларны кисү буенча эшне дәвам итү.

Авыл җирлеге башлыгы Рафаиль Бәдретдинов һәм полиция участогы инспекторы чыгышыннан соң, Зөлфия Сөнгатуллина сессиягә килгән авыл халкын районда булган үзгәрешләр белән таныштырды. Район авылларында булган уңай үзгәрешләр күз алдында: салаларда узган елда фельдшер-акушер пунктлары, мәдәният йортлары, яшь белгечләр өчен йортлар җиткерелә, спорт корылмалары төзелә, юллар төзекләндерелә, һ.б.

Фәридә ӘСКАРОВА

Хисап сессиясе 2013 елда кулланышка тапшырылган клубта үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев