Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Елена Мерзон Морт мәктәбендә шахмат классы ачты

КФУның Алабуга институты директоры, авыл җирлеге депутаты мәктәпкә Яңа ел бүләге ясады.

Сентябрьдә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон Алабуга районы Советы депутаты итеп Морт авыл җирлегеннән сайланган иде.
Яңа ел алдыннан депутат инициативасы һәм ярдәме белән Морт мәктәбендә шахмат классы ачылды. Бу хакта КФУ Алабуга институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Елена Ефим кызы балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, укуларында уңышлар теләде. Алабуга районы Советы депутаты күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм укучыларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды. Шахмат классын ачу тантанасында җирлек башлыгы Фаиз Закиров та катнашты, ул Елена Ефим кызына мәгариф учреждениесенә яхшы бүләк өчен рәхмәт белдерде. Педагогик коллектив исеменнән депутатка мәктәп директоры Фәнил Һадиев Рәхмәт хаты тапшырды. Киләсе елда Морт мәктәбе укучылары институтның берничә белем бирү проектында катнашыр дип планлаштырыла.
Депутат сыйфатында Елена Мерзон күп балалы гаиләләргә «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына язылу рәсмиләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев