Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галимнәр коронавирусны тиз арада дәвалау ысулын атады

Астманы һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруын дәвалаганда кулланыла торган будесонид коронавирус йоктырган авыруларга да ярдәм итәргә мөмкин. 

Астмага каршы ингалятор куллану коронавирустан дәвалану вакытын шактый киметергә мөмкин. Бу хакта Оксфорд университеты галимнәренә сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, астманы һәм үпкәләрнең хроник обструктив авыруын дәвалаганда кулланыла торган будесонид коронавирус йоктырган авыруларга да ярдәм итәргә мөмкин.


Оксфорд университеты галимнәре әйтүенчә, ингалятор пациентның ковидтан дәваланып бетүен уртача 3 көнгә тизләтә.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа мәгълүматлар булуга карап бу алым белән дәвалауның нәтиҗәләрен күзәтеп тора һәм кирәк булган очракта киңәшләрне үзгәртергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Британия табиблары бу даруны һәр очрак өчен индивидуаль кулланырга планлаштыра. Белгечләр будесонидны коронавируска каршы өйдә дә кулланырга ярый, дип белдерде.

https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-06-2021/galimn-r-koronavirusny-tiz-arada-d-valau-ysulyn-atady-5827486

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев